Сөмбелә
Шәһәребезнең күп кенә чаралары китапханәчеләр белән берлектә уза. Менә бүген дә, «Урал» башкорт милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы соравы буенча, 38 нче балалар китапханәсе «Сөмбелә» бәйрәмен оештыруда катнашты.
Уңыш бәйрәмен Халыклар дуслыгы йорты каршында – башкорт тирмәсе янында китапханәче Рәйфә Дәүләтшина һәм Карлыгач исемле #Сөмбелә алып бардылар.
Гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калу максатыннан үткәрелгән «Сөмбелә» бәйрәме «Тирмә» дип аталган башкорт һәм «Түбәтәй» исемле татар халык уеннары, башкорт җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды. Балаларга башкорт милли киеменең үзенчәлеген «Урал» башкорт милли-мәдәни автономиясенең рәисе Хәсәнов Гали Әхтәр улы аңлатып бирде һәм курайда моңлы көйләрен бүләк итте.