Городская детская библиотека - филиал № 38

Түбән Камам – гүзәл калам

Түбән Кама шәһәре 1961 елның февраль аенда төзелә башлый. 1966 елның 22 сентябрендә аңа шәһәр статусы бирелә.

Бүген Түбән Кама – Татарстан Республикасының иң эре сәнәгать һәм мәдәни үзәкләренең берсе. Шәһәр хәзер дә актив үсешен дәвам итә.

Түбән Кама шәһәренең туган көне уңаеннан китапханәнең уку залында «Түбән Камам – гүзәл калам» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Рәхим итегез!