Городская детская библиотека - филиал № 38

Имин тәгәрмәч

Кисәтәләр, күрсәтәләр,
Кирәк икән туктаталар.
Юл һәм урам хәрәкәтен
Саклап, тәртиптә тоталар.   

Без көндәлек тормышта юл билгеләре белән даими очрашып торабыз. Алар безгә бик куп нәрсә турында сөйлиләр. Кирәк чакта тыялар, кирәк чакта боералар.
Юл билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү безнең иминлегез өчен кирәк. Әйләнә-тирәдә югалып калмас өчен алар безгә олы терәк.

Шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнеп үсәргә кирәк.

Бүген "Телбизәк" клубына килгән балалар белән табышмаклар, викторина, уеннар аша юл йөрү кагыйдәләрен кабатладык.

Балалар һәр билгенең үз урыны барлыгына һәм һәрберсенең мөһимлегенә төшенделәр.