Городская детская библиотека - филиал № 38

Роберт Миңнуллинның «Дөньядагы иң зур алма» исемле китабына 30 ел

Бүген балаларның яраткан шагыйре Роберт Миңнуллинның «Дөньядагы иң зур алма» исемле китабына 30 ел тулуга багышланган чара үтте. Әлеге җыентык өчен 1992 елда шагыйрь халыкара әдәби бүләккә – Һанс Христиан Андерсен исемендәге Мактаулы дипломга лаек була.

Шаян, шук, уен шигырьләре, тел көрмәкләндергечләр, шигъри әлифба һәм Роберт Миңнуллин үзе уйлап тапкан жанр – «кечкенәкиятләр» тупланган җыентыкның һәр бүлегенә тукталып, көлкеле, үзенчәлекле, гадәти булмаган шигырьләре укылды. Эчтәлеге дә, формасы белән дә кызыклы булган кечкенә генә шигъри әсәрләре тел күнекмәләрен булдыра, сөйләм телен баета, камилләштерә.

Өчпочмак, түгәрәк, бормалы,  баскыч, көрәк, читлек формасындагы, сүз уйнату, омонимнар белән һәм палиндром (ике яктан да бөртөрле укыла торган) сүзләр белән язылган шигырьләре балаларның игътибарын аеруча җәлеп итте. «Куян йөрәкле Бүре турында» кечкенәкияте сәхнәләштереп укылды.

Шулай ук, балалар «Сабантуй» журналы белән дә таныштылар. Роберт Миңнуллин озак еллар журналның баш мөхәррире булып эшләгән. 1991 елда «Сабантуй» дигән исемне дә нәкъ менә ул уйлап тапкан.