Городская детская библиотека - филиал № 38

«КЫZЫК-МЫZЫК»

Өстәл уеннары – дөньяда иң популяр күңел ачу һәм гаилә белән ял итү төрләренең берсе. Алар арасында шахмат, шашка, нард яки домино кебек борынгы һәм күпкырлы уеннар, лото, викториналар һәм заманча өстәл уеннары: уно, дабл, дженга, «Монополия».

Өстәл уеннары – ул олылар һәм балалар өчен мавыктыргыч уен да, вакытны күңелле һәм файдалы уздыру да, катнашучыларның дустанә мөнәсәбәте, аралашуы да, фикерләүне үстерүнең нәтиҗәле коралы да, бай мәгълүмат чыганагы да. Ә бала өчен уен кагыйдәләре кебек мөһим төшенчә белән танышу җиңүгә һәм җиңелүгә дөрес мөнәсәбәт формалаштыру мөмкинлеге булып тора.

Бүген Лемаев скверында үткән «КЫZЫК-МЫZЫК» өстәл уеннары фестивале мизгелләрен түбәндәге сылтама аша кереп карый аласыз:

https://vk.com/album-84628689_285922796