Городская детская библиотека - филиал № 38

Сабантуй балкышы

Бүген 61нче балалар бакчасында «Сабантуй балкышы» дип аталган фольклор сәгате узды. Татар халкының иң гүзәл һәм күңелле бәйрәме Сабантуйда «Чүлмәк вату», «Кашыкка йомырка салып йөгерү», «Ат чабышы» кебек милли уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар. Барлык халыкларны берләштергән яраткан бәйрәмебез турында мәгълүмат алып, җәйгә багышланган табышмакларга җаваплар таптылар.