Яңа китап —яңа дус
Бүген 7нче мәктәпнең 3в сыйныф укучылары @7school_nk өчен яңа китапларга күзәтү ясалды.
Соңгы елларда балалар әдәбиятына зур игътибар бирелә. Китапханәбез яңа, заманча, мавыктыргыч китаплар белән тулыландырып торыла.
Балалар өчен язучы әдипләребез дә сабыйлар күңеленә ачкыч таба беләләр. Шул алтын ачкыч белән алар балалар дөньясының капкасын ачып керәләр. Ә ул дөнья... Мавыктыргыч та, хикмәтле дә, серле дә. Ул китаплардагы хикәяләрдән, шигырь-поэмалардан, әкиятләрдән үзеңне кызыксындырган барлык сорауларга да җавап табарга мөмкин.
Һәрбер китап үзенчә тәрбияли: анда тормыш сабаклары да, матурлык, гаделлек, мәрхәмәтлелек дәресләре дә бар.