Лиана Әмирханова
Китаплары тылсымлы да,
Серле дә, кызыклы да.
Укысаң күп белерсең дип,
Укы, дип кызыктыра.
Бүген укучылар Лиана Әмирханова иҗаты белән таныштылар. Аның шигырьләрендәге геройлар тәртипле, тәрбияле, белемле булырга өндиләр.
Татар шигъриятенең яшь буын вәкиле Лиана Рәсим кызы Әмирханова 1980 елның 11 мартында Казан шәһәрендә туа.
Лиананың әдәби сәләте бала чагыннан ук ачыла, сигез-тугыз яшьләрендә инде аның исеме балалар матбугаты битләрендә күренә башлый, төрле матбугат басмалары оештырган иҗади конкурсларда катнашып, беренче урыннарны яулый.
Эчкерсез-ихлас, садә, милли моң чаткылары сизелеп торган шигырьләре «Ялкын», «Салават күпере», «Сабыйга», «Сөембикә» журналларында, «Сабантуй», «Мәгърифәт», «Татарстан яшьләре» газеталарында еш басыла.
Нәфис гимнастика буенча Россиянең спорт остасы;
Татарстан һәм Россия журналистлар берлекләре әгъзасы.
Балалар өчен алты китап авторы.
"Ел китабы —2018" конкурсында "Китап яратучы малай" китабы II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнә.
Өч дистәдән артык шигыре көйгә салынган.