Городская детская библиотека - филиал № 38

Муса Җәлил

Февраль - ир-егетләребез ае, дисәк тә ялгышмабыз. Бу айда Ватан сакчыларына багышланган чаралар, очрашулар үтә. Яраткан герой-шагыйребез, үз иленең патриоты Муса Җәлилнең дә туган ае.
Бүген 7нче мәктәпнең 5 сыйныф укучылары белән Тамчы шоу интеллектуаль уены узды.
Укучылар шагыйрьнең балачагы, тормыш батырлыгы турындагы сорауларга җаваплар бирделәр, герой-шагыйрь турында булган белемнәрен тулыландырдылар.
Васыять итеп тиңсез гүзәл гомерен,
Еллар аша безгә дәшә ул:
Туган илгә гомерең багышласаң,
Мәңге калыр җирдә яшәвең... (Р. Вәлиева)