Городская детская библиотека - филиал № 38

Муса Җәлил

 Муса Җәлил... Һәр буын кечкенәдән үк аның иҗатын, батырлыгын белеп үсәргә тиеш. Үзебезнең геройларыбыз турында яшь буынга җиткерү без, өлкәннәрнең, бурычы.

Китапханәбезгә килгән нəнилəр Муса Жəлил əсəрлəре, тормышы белəн танышты.
Балалар үзләре дә Муса абыйларының шигырьләрен сөйләделәр.
Бүгенге тынычлык өчен көрәштә М.Җәлил дә үзенең шигырьләре белән безнең сафта янәшә атлый. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.
Шагыйрь кыска гомер кичерсә дә, аның исеме мәңгелек. Шагыйрь бу яктан бик бәхетле.
Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.