Галимҗан Гыйльманов
Бүген 5нче мәктәпнең 2б сыйныф укучылары балалар язучысы, шагыйрь, прозаик, драматург Галимҗан Гыйльманов иҗаты белән танышты.
Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында туган.
Танылган балалар әдибе, А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Галимҗан Гыйльманов – үзе бер дөнья. Аның күңелендә галәмнең чиксезлеге дә, тормышның сере дә, аксакалларның зирәклеге дә бар сыман.
Шагыйрьнең һәр шигыре көтелмәгән ачыш яисә гыйбрәтле сабак буларак кабул ителә. Әсәрләрендә геройларның мавыктыргыч бай тормышы тасвирлана; аларның үзенчәлекле һәм образлы фикерләве өлкәннәрне дә, укучы балаларны да бик тиз үзенә җәлеп итә.
Галимҗан абыйларының шигырьләре, табышмаклары безнең нәни дусларыбызның да күңеленә хуш килде.
Төрле формада язылган кызык шигырьләре белән дә таныштылар. Балалар берсен-берсе уздырып шигырьләрен кычкырып укып та бирделәр.