Рәфис Корбан
Бер дә уйнап әйтү түгел, -
Без дә хәзер өлкәннәр.
Безнең төркем ишегенә
Шулай язып элгәннәр.
Бу шигырь юлларын балалар шагыйре Рәфис Харис улы Корбанов нәни укучыларга атап язган. Бүген безнең китапханәбезгә 61нче балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз Рәфис абыйларының иҗаты белән танышырга килделәр. Төрле темаларга язылган шигырьләрен яратып тыңладылар. Бигрәк тә балаларның күңеленә авторның шигырьләрен табышмак итеп уку хуш килде. Алар дөрес җавап биреп, шул җавапка туры килгән буягыч белән бүләкләнделәр. Берсүзсез Р. Корбан иҗаты балаларга ошады.
Рәфис Харис улы Корбановка 1 гыйнварда 65 яшь тулды. Ул татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе.
1987 елда аның "Буран кайда йоклый" дигән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шуннан соң бер-бер артлы "Җиде төстә кунакта", "Капкорсак" һәм башка китаплары басыла. Рус теленә тәрҗемә ителгән "Куда уходит ночь" шигырьләр җыентыгы бар.