Городская детская библиотека - филиал № 38

Түбән Камам-гүзәл калам

Бүген 7нче мәктәпнең 3В сыйныф укучылары безнең балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә виртуаль сәяхәткә чыкты. "Түбән Камам-гүзәл калам" дип аталган сәяхәт барышында балалар шәһәребезнең игътибарга лаеклы булган урыннарында булдылар. Шәһәребез яшь булса да андый сокланырлык урыннарга бик бай. Ял һәм уку паркларында, музейларда булдык, күренекле шәхесләр исеме белән аталган урамнарны барладык, яңалары белән таныштык.
Әңгәмәбез ике дәүләт телендә, аралашып күңелле һәм файдалы узды. Шушы матур шәһәребезне тагын да ямьләндерергә һәм аның лаеклы гражданнары булып үсәргә, дигән сүзләр белән сәяхәтебезне төгәлләдек.