«Табигать серләре»
Табигать - ул безне чолгап алган тирәлек. Табигать ул – гүзәллек, могҗиза, тылсым.
Табигать – ул безне яшәтүче дә, терелтүче дә, дөньяны танырга өйрәтүче дә.
Табигатькә кагылышлы тагын бик сорауларга җаваплар таптык. Могҗизалар булган табигый урыннар белән видеофильм аша таныштык. Алсу төстәге күл, таш мәгарәләр, көй чыгаручы барханнар, шуыша торган бозлар һ.б. бик күп серле дөнья буенча сәяхәт иттек.
Матур әдәбият укучы күңеленә тирән үтеп керә. Табигатьнең шигьри образы бала күңелендә бик озак саклана, ул туган табигатькә, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләргә булыша