"Милләтебезнең күренекле улы"
"Ел китабы - 2017" бәйгесендә катнашучы китаплар исемлегендә якташыбыз Р.Вәлиевның 3 китабы бар. 39 - нчы балалар бакчасында "Яза торган аяк", "Шагыйрь", "Истәлекләр - хатирәләр, әдәби сәхифәләр, шигырьләр" китаплары буенча түгәрәк өстәл узды. Р.Вәлиев гади сүзләр ярдәмендә образ тудыра алучы оста шагыйрь, балачактан алып бугенге көнгә кадәр укып туймый торган әкиятләрнең тәрҗемәчесе һәм оста юморчы шәхес икәнен ассызыклап уздык. Чара катнашучылар күңелендә тирән эз калдырды.