Р.Вәлиев иҗаты буенча "Еллар аша сөйләшү"
Бүген 47 нче балалар бакчасында Рәзил Вәлиев иҗаты буенча "Еллар аша сөйләшү" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Аның "Ел китабы - 2017" гә кергән китапларыннан күргәзмә ясалды. Ул танылган шагыйрь, язучы, җәмәгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге бүләк лауреаты. Чара барышында катнашучылар әдипнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштылар. Сүз шагыйрьнең төрле елларда иҗат иткән шигыйрьләре, проза әсәрләре, чит телләрдән тәрҗемә иткән әкиятләре турында алып барылды.