Көзегезне ничек җылытыйк?
3 нче октябрьда уку залында әдәби кунакханә узды. Килгән кунакларыбызны "Ел китабы" на кергән китаплардан өзекләр укып китаплар тәкъдим иттек. Укырга яратучы өлкән буын китапның мөһимлеген, рухи азыкның һәрдаим кирәк булуын ассызыклап уздылар. Котларга килүче нәни дусларыбызга бала чакта истә калган шигырьләрен сөйләп таң калдырдылар. Чарада Х.Әюп, Ф.Тарханова, Ә.Ситдыйкова, Р.Зәкуан, ә балалар өчен З.Гыйльметдинова, Р.Шәрипова китапларыннан файдаландык.