"Укучының мәдәни көндәлеге"
Республиканың "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проектына старт бирелде. Проектның максаты - балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учаклары, республиканың тарихи-истәлекле урыннары белән таныштыру, укучыларны рухи яктан баету, патриотизм хисе тәрбияләү һәм төрле мәдәни чараларда катнашырга мөмкинлек бирү. Шушы проект белән беррәттән безнең китапханәчеләр 19 нчы урта белем бирү мәктәбендә 1 нче сыйныф укучыларына көндәлек турында сөйләп, бүләк итеп калдырдылар.