"Корабль урамына сәяхәткә..."
Мавыктыргыч сәяхәткә 16 нчы балалар бакчасыннан, нәниләр Корабль урамы буенча китапханәгә юл алдылар. Китапханәдә урамның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Чарада язучы Нурзия Мирхазова катнашты. Нәни дусларыбыз Түбән Камага багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.