Городская детская библиотека - филиал № 37

"Китап барлыкка килү тарихы"

Бүген безнең китапханәдә 4 нче сыйныф өчен "Китап барлыкка килү тарихы"дигән темага китапханә дәресе үткәрелде. Балаларга "китап ничек барлыкка килде һәм ул нәрсәдән тора" дигән слайд - презентация күрсәтелде. Алар зур кызыксыну белән тәкъдим ителгән чыганаклардан китаплар турында мәкаль һәм әйтемнәр эзләп таптылар. Чара ахырында бик теләп сорауларга җавап бирделәр.