"Бу нинди урам?"
Бүген безнең белән 33 нче балалар бакчасы Түбән Кама шәһәренә багышланган акциядә катнаштылар. Алар җәяүле узучыларны шарлар белән каршы алып котладылар. Корабель урамы турында озак яшәүче шәһәрдәшләрдән кызыклы мәгьлүмат алдылар. Соңыннан китапханәчеләр белән китапханәгә барып, шәһәр тарихы һәм урамнары турында якынрак таныштылар.