"Кәҗә белән Сарык әкияте"
Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре балаларга бик кызыклы һәм аңлаешлы. Әкият геройлары кеше өчен кирәкле сыйфатлар, игелек, хезмәт сөючәнлек тәрбиялиләр. Тукай әкиятләрендә могҗизалар һәм кызыклы тарихлар күп. 97 нче балалар бакчасындагы нәниләр «Кәҗә һәм сарык" әкиятенең өзеген сәхнәләштердләр. Чара барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар шагыйрьнең әкият һәм шигырьләренең исемнәрен иллюстрация буенча аңлаттылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Нәни укучылар шагыйрьнең кыска гына гомерендә бик күп шигырьләр, кызыклы әкиятләр язганын, анда туган ягының матурлыгын, халыкка мәхәббәтен данлаганын белделәр.