"Кәҗә белән сарык хикәясе"
Тукай иҗатында әкиятләр аерым урын алып тора. Тукай әкиятләрендә могҗизалар һәм кызыклы тарихлар күп. Балалар Г.Тукайның "Су анасы", "Кәҗә белән сарык", "Шүрәле" әкиятләре белән таныштылар. Нәниләр Тукай әкиятләре яхшылыкка һәм хезмәт сөючәнлеккә өйрәтүен, гадел һәм кыю булырга өндәүләрен белделәр. "Кәҗә белән Сарык турында" әкиятен укыганнан соң, балалар бу әкиятнең бер өлешен рәхәтләнеп уйнадылар.