Городская детская библиотека - филиал № 37

"Энҗе бөртекләре"

N90 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Г.Тукай дөньясына чумгдылар.
Балалар Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән танышып, шагыйрьнең авыр балачагы турында белделәр. Нәниләр шагыйрь иҗаты буенча табышмакларга җаваплар таптылар, аннары «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә һәм Сарык» әкиятләре белән таныштылар. Очрашу барышында сабыйлар, шагыйрьнең әкиятләрен һәм шигырьләрен иллюстрацияләр буенча таныдылар. Балаларны "Энҗе бөртекләре" китабы белән таныштырып, "Файдасыз юмартлык", "Көзге һәм Маймыл" дигән кыска хикәяләр укыдылар, аннары фикер алыштылар.