"Аква эзләре буенча"
Җир планетасында судан башка тереклек дөньясы яшәп булмый. Ни өчен аның кеше тормышында әһәмияте шулкадәр зур? Бүген уен барышында балаларны су, сулыклар, су асты патшалыгы халкы турында кызыклы биремнәр һәм башваткычлар көтте. Яшь эрудитлар Җирдә тереклекнең барлыкка килүендә һәм саклануында, тере организмнарның химик төзелешендә, климат һәм һава торышы формалашуында суның роле никадәр мөһим икәнлегенә нәтиҗә ясадылар. Һәм су Җирдәге барлык тереклек ияләре өчен иң әһәмиятле матдә булып тора.