"Шүрәлене беләсеңме?"
"Шүрәле" - татар әкиятләрендәге һәм күп кенә чаралардагы иң популяр персонажларның берсе. Ул - урман хакиме.
27 нче балалар бакчасы нәниләре, "Шүрәле" шигъри әкияте белән таныштылар, иллюстрацияләрне кызыксынып карап, әсәр геройларының гамәлләре турында фикер алыштылар һәм үзләренең тәэсирләрен "Шүрәле" әкиятенә нигезләнгән рәсемнәрендә сурәтләделәр. Һәр баланың "Шүрәле" турында үз күзаллавы булуы ачыкланды. Тылсым көче булуга карамастан, кеше акылы бу әсәрдәге явызлыкны җиңә.