Городская детская библиотека - филиал № 37

"Туган тел - күңел кыңгыравы"

21нче февраль — Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге телләр көненә багышлап, китапханәдә «Туган тел - күңел кыңгыравы» дип исемләнгән чара оештырылды.
Тел дигән бөек хәзинә турында нәрсә әйтеп була икән?! Иң беренче чиратта, телебезнең бөеклеге турында, милләтебезнең горурланырлык бөек шәхесләре, халкыбызның бай тарихы турында сөйләп, Туган телдә сөйләшүче яшьләрдә горурлык хисе уятырга кирәк. Телнең матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла.Очрашуның кунагы "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур, Каюм Насыйри исемеңдәге әдәби премияләр лауреаты Нурзия Рәшит кызы Мирхазова булды.
Автор укучыларга туган телнең буыннар арасында элемтәне ныгытучы чылбыр, бәяләп бетергесез рухи мирас һәм хәтер сакчысы булуын иҗаты аша ачып бирде