"Күңелле балачак илендә"
Агния Бартоның шигырьләрен балалар, аларның әниләре һәм әтиләре, белә һәм хәтерли. Һәм бу гаҗәп түгел. Барлык шигырьләре дә - зирәк, күңелле һәм тынгысыз, алар безнең белән мәңгегә калачак.
27 нче балалар бакчасындагы нәниләр, Агния Барто шигырьләре буенча сәяхәт иттеләр. Шигырьләр сөйләделәр, авторның әсәрләре буенча табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар, китаплар белән таныштылар.