"Без Муса Җәлилне беләбезме?"
Герой - шагыйре Муса Җәлилнең батырлыгы тарихыбызга мәңгегә кереп калды. Поэзия генә түгел, ә шагыйрьнең бөтен тормышы һәм фаҗигале язмышы ныклык үрнәге булып тора. Аның иҗади батырлыгы да - үсеп килүче буын өчен үрнәк булып кала.
Тамчы-шоу герой шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланды. 38 нче лицей укучылары Муса Җәлилнең катлаулы балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге турында белделәр, Бөек Ватан сугышы елларындагы шагыйрь тормышының героик битләре белән таныштылар. Балалар язучының әсәрләре буенча яхшы белемнәрен күрсәтеп, куелган сорауларга ышаныч белән җавап бирделәр.