Городская детская библиотека - филиал № 37

"Муса Җәлил - балаларның дусты"

Шагыйрь Муса Җәлил  балалар шигырьләренә шулкадәр җылылык, шатлык, игелек салган. 37 нче балалар китапханәсе, 39 нчы балалар бакчасы белән берлектә "Муса Җәлил – балаларның дусты" дип исемләнгән патриотизм сәгате үткәрде.
Балалар язучының тормыш һәм иҗат юлы турында белделәр. Һәркем үзенең чыгышы аша Җәлилгә мәхәббәтен белдерә алды. Нәниләр башкаруында герой - шагыйрьнең шигырьләре һәм "Кызыл ромашка" шигыренең сәхнәләштерелүе булды.