Городская детская библиотека - филиал № 37

"Куян кызы"

Татар язучысы Абдулла Алиш әкиятләре иң кечкенә тыңлаучылар өчен дә гади һәм аңлаешлы. Алар балаларда хезмәт сөючәнлек һәм игелеклелек тәрбияләргә булышалар, үз илен яратырга, кыю, гадел булырга, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтәләр.
Чара барышында балалар шагыйрь - язучының, әкиятченең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерү иң кызыклы һәм истә калырлык булды. Нәниләр әкият геройларының үз-үзләрен тотышы турында фикер алышуда бик теләп катнаштылар.