Городская детская библиотека - филиал № 37

"Су анасы артыннан"

Габдулла Тукай үзенең балалар өчен иҗат иткән әсәрләре белән киң таныш. Авторның әкиятләре һәм шигырьләре гади, аңлаешлы телдә язылган, ул дөньяга балалар күзлеге белән караган  һәм әйләнә-тирә дөнья күренешләрен балалар өчен бик ачык итеп тасвирлаган.
27 нче балалар бакчасында «Су анасы артыннан» әкияти сәяхәте үткәрелде. Балалар татар фольклоры мотивлары буенча язылган «Су анасы» әкиятен зур кызыксыну белән тыңладылар, Тукай әсәрләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр һәм чара ахырында язучының әкияте буенча мультфильм карадылар..