Городская детская библиотека - филиал № 37

"Эш беткәч буярга ярый!"

Яшь талантларны Тукай илһамландырган!  "Эш беткәч уйнарга ярый!". Ни өчен шулай диләр?
Бүген без бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына һәм аның танылган шигыренә  чара уздырдык. Укучылар белән җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек турында фикер алыштык. Балалар шигърият атмосферасына чумдылар, шигырьләр тыңладылар, классикның зирәк сүзләре турында уйландылар, ә аннары фантазия һәм иҗат күрсәтергә булдылар. Карандашлар алдылар һәм "Эш беткәч буярга ярый!" дигән сүзләргә ачык иллюстрацияләр ясадылар.