Городская детская библиотека - филиал № 37

"Әкиятләр дөньясында"

Әкиятләр - ул үзенчәлекле тылсымлы дөнья, аның белән танышу балачактан ук башлана. Әкият геройлары үрнәгендә балалар игелек һәм гаделлеккә өйрәнәләр.
Нәниләр  белән бергә «Әкият сандыгына» танып-белү чарасына юл тоттык. Әкиятләр иле буйлап сәяхәт иткәндә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар "әкиятне бел", "төзәтегез мине", "Золушка" интеллектуаль уенда бердәм һәм күңелле катнаштылар. Яшь укучылар  "Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү матур  вакыйга булды.