"Кабатланмас моң"
Күренекле татар композиторы Нәҗип Җиһановның 115 еллыгы уңаеннан, 38 нче лицейда, телдән журнал үткәрелде. 6 нчы сыйныф укучылары, XX гасырның күренекле татар композиторы, татар музыка культурасының күренекле эшлеклесе Н. Җиһановның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Җиһановның танылган әсәрләреннән өзекләр тыңладылар: «Сабантуй» симфониясе, «Алтынчәч» операсы, Тукай маршы.