"Кайсы әкияттән?"
Түбән Кама шәһәренең 33 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар, уен программасында актив катнаштылар: танылган язучыларның портретлары арасында Габдулла Тукайны бик тиз табып, аның әсәрләренең геройлары белән таныштылар.
Китап күргәзмәсе белән танышканнан соң, нәниләр өчен Габдулла Тукай әсәрләре буенча викторина үткәрелде.
Чара "Түбәтәй" уены белән тәмамланды.