"Кышкы могҗизалар"
Кыш - могҗизалар чоры, ә Яңа ел - балалар һәм өлкәннәр могҗизага өметләнеп түземсезлек белән көткән иң тылсымлы һәм әкияти бәйрәм. Бүген безнең яшь укучыларыбыз, кышкы кәефтән рухланып, төсле карандашлар һәм фломастерлар ярдәмендә катлаулы булмаган техникада үзләренең уникаль рәсемнәрен ясадылар.