Городская детская библиотека - филиал № 37

"Журнал битләре буйлап сәяхәт"

Китапханәдә «Журнал битләре буйлап сәяхәт» дип исемләнгән танып - белү минутлары үткәрелде. Китапханәче яшь укучыларга китапханә фондында булган заманча балалар журналлары турында сөйләде. Болар: «Костер», «Мурзилка», «Классный журналы», «Фантазерлар» һәм башкалар. Журнал битләре буйлап сәяхәт иткәндә, журналларның төрле яшьтәгеләр өчен, төрле темаларга, булуларын белделәр. Балалар журналлар карадылар, кроссвордлар, ребуслар чиштеләр.