"Китап безгә каян килгән?"
"Китап безгә каян килгән?" Бүген 27 нче балалар бакчасында 3 төркем нәниләре өчен шундый исем астында чара узды. Яшь укучылар китапларның кешелек дөньясының иң гаҗәеп уйлап табуы һәм хәзер китапларның төрледән - төрле чыгарылуы турында белделәр. Балалар актив уйнадылар, китап геройлары турындагы табышмакларны чиштеләр. Китапларны зур кызыксыну белән карадылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.