Городская детская библиотека - филиал № 37

"Тургенев эзләре буйлап"

Иван Сергеевич Тургенев - бөек сүз остасы, рус теле байлыкларын камил белгән. Китапханәдә 10 нчы сыйныф укучылары белән "Тургенев эзләре буйлап" квест-уены үткәрелде. Укучылар Тургенев геройларының гаҗәеп дөньясына чумдылар һәм аның кабатланмас әсәрләренең таныш битләрен искә төшерделәр. Иван Сергеевич Тургеневның тормышы һәм иҗаты, рус табигатен нечкә күзәтүче язучының шәхси тормышындагы кызыклы һәм аз билгеле фактлары  белән таныштылар.