Городская детская библиотека - филиал № 37

"Толерантлык әлифбасы"

Халыкара толерантлык көне ел саен 16 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм ЮНЕСКОның «Түземлелек принциплары декларациясе» ндә тантаналы рәвештә игълан ителде. Бер - беребезгә түземлелек - бүген безгә җитмәгән нәрсә ул. Чөнки дөньяда үзара аңлашу һәм яхшы мөнәсәбәт хөкем сөрсен иде.
Балалар толерантлык төшенчәсе, аның барлыкка килү тарихы, толерантлык сыйфатлары белән таныштылар. "Тылсымлы микрофон", "Әкият герое", "Игелекле сүзләр" уеннары кызыклы һәм мавыктыргыч булды, алар балаларга «толерантлык» сүзенең мәгънәсен яхшырак аңларга ярдәм итте, шулай ук зур кызыксыну белән укучылар толерантлык ромашкасын җыйдылар.
Чарада катнашучылар, бер-берең белән бары тик иң яхшы сыйфатлар белән генә уртаклашырга, тынычлык, хөрмәт һәм яхшылык алып барырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.