"Яраткан герой"
Китапның төп белем чыганагы икәнен һәркайсыбыз белә, ә балаларда укуга кызыксынуны мәктәпкәчә яшьтән үк башларга кирәк. Китапханәче, китапханәдә үз-үзеңне тоту, китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштырды. Яшь укучылар өчен әдәби викторина үткәрелде, аның барышында алар әкият геройларын искә алдылар, табышмакларга рәхәтләнеп җаваплар бирделәр.