Городская детская библиотека - филиал № 37

"Мин-бала, һәм минем хакым бар..."

Бөтендөнья балалар көне ел саен 20 нче ноябрьдә билгеләп үтелә. Дата очраклы түгел - нәкъ менә шушы көнне 1989 елда "Бала хокуклары турында Конвенция" кабул ителде.
27 нче балалар бакчасындагы нәниләр, Бөтендөнья балалар хокукларын яклау көне тарихы белән таныштылар, «гражданин», «кагыйдәләр», «законнар», «кеше хокуклары» һәм «бала хокуклары» төшенчәләренең мәгънәсен белделәр. Рус һәм чит ил әкиятләреннән алынган мисалларда яшь укучылар геройларның нинди хокуклары бозылу турында мәгълүмат алдылар.