"Кентервиль замогы сере"
Бүген безнең яшь дусларыбыз серләр һәм юмор белән тулы тылсымлы тарих дөньясына чумдылар һәм сэр Саймон белән бергә "Кентеревиль" инглиз замогына килеп чыктылар.
Доктор Айболиттан видеохәбәр алгач, балалар Д.Дулиттлның саквояжын эзләргә киттеләр. Катнашучылар энтузиазм белән зирәклеккә һәм чыдамлыкка күп төрле сынаулар уздылар. Төрле башваткычларны чиштеләр, өрәктән килгән "күзгә күренми торган" хатларны буяулар кулланып чиштеләр һәм киңәшне укыгач, сэр Саймонны һәм урланган саквояжны таптылар. Өрәк белән дуслашып, балалар пано ясау өчен иҗат остаханәсенә киттеләр.