Городская детская библиотека - филиал № 37

"Чебурашка кунакка бара"

Китап белән тормышыңны бәйләр өчен, аны кечкенәдән иң якын дустың итәргә кирәк. Әдәби геройлар аша балаларда китап укуга кызыксыну уяту бик отышлы алымнарның берсе булып тора.
Беренче сыйныф укучылары өчен Чебурашка белән танышу иң кызыклы мизгелләрнең берсе булды. Аның турыда төрле истәлекләр белән уртаклашып, китаплары белән танышып, матур итеп җырын да башкардылар.