"Карурман кунаклары"
Күренекле балалар язучысы, шагыйрь, А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Җәүдәт Дәрзаман иҗаты кызыклы маҗараларга бик бай. Шагыйрьнең иҗаты буенча, 38 нче лицейда шигъри минутлар уздырылды. Язучы балалар һәм олылар өчен прозаик әсәрләр һәм шигырьләр язган. Кечкенәләр өчен язылган шигырьләре, җылылык һәм ихласлык белән сугарылган. Шагыйрьнең искиткеч шигырь юллары һәркемгә елмаю һәм яхшы кәеф бүләк итте.