"Әкиятләр буенча сәяхәт"
Китапханәчеләр, яшь укучыларны мавыктыргыч матур китаплар белән таныштыру өчен кунакка килделәр. Шат күңелле, фәнгә таныш булмаган җәнлек Чебурашка еш кына укучылар янына кунакка килә.
Балалар Чебурашка белән бергә күңелле викторинада катнаштылар һәм бергәләп «Әкиятләр буенча сәяхәт» сорауларына җавап бирделәр.