Городская детская библиотека - филиал № 37

"Укытучым килә янәшә"

Укытучылар көне һәрберебезгә кагыла, чөнки без барыбыз да кайчандыр мәктәпкә йөрдек, белем алдык һәм тормышның асыл фәннәрен үзләштердек.
Педагогларның авыр, ләкин игелекле хезмәте турында балалар, В. Распутинның «Уроки французского», Н.Носовның "Витя Малеев в школе и дома", В. Драгунскийның "Денискины рассказы" хикәяләре һәм повестьлары битләрендә укый алалар. Көн дәвамында күргәзмә янында мәктәпнең кызыклы һәм күңелле тормышы турында укучылар белән әңгәмә үткәрелде.