Городская детская библиотека - филиал № 37

"Җаннарны җылытучы бәйрәм"

Өлкәннәр! . . Олы кешеләр! . . Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек - электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр. "Җаннарны җылытучы бәйрәм" исеме астында бәйрәм иртәсе узды. Очрашуга күп еллар китапханә системасында эшләгән хезмәттәшләребез чакырылды.
Чара 27 нче балалар бакчасыннан килгән сабыйларның котлау сүзләре, шигырьләре белән үрелеп барды.
СТОС җитәкчесе Курбангалиева Р. В.үзенең җылы котлауларын җиткерде.