Городская детская библиотека - филиал № 37

"Үзебез ясарбыз һәм әнигә бүләк итәрбез!"

Елның иң җылы һәм назлы бәйрәмнәренең берсе – Әниләр көне якынлаша. Барлык балалар һәм өлкәннәр чираттагы тапкыр әниләренә мәхәббәтләрен белдерә, кайгыртулары өчен рәхмәт әйтә ала торган көн. Бәйрәм алдыннан балалар өчен мастер-класс оештырылды. Яшь укучылар кәгазьдән матур чәчәкле открытка ясадылар. Эшләнмәләр искиткеч килеп чыкты, ә иң мөһиме – үз кулларың белән ясалганнары.